15 июня 2019
Не нравится 0 Нравится

Минус Габдельфат Сафин - Япь-яшь чаклар

Текст (слова) песни Габдельфат Сафин - Япь-яшь чаклар:

Размер текста:

Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Кушымта:
Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация