15 июня 2019
Не нравится +2 Нравится

Минус Габдельфат Сафин - Чиялэр

Текст (слова) песни Габдельфат Сафин - Чиялэр:

Размер текста:

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
"Үбим!" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!" – дияләр.

Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!" – дияләр.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация