02 октября 2018
Не нравится +1 Нравится

Минус Салават Фатхетдинов - Ашыкма вакыт

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Ашыкма вакыт:

Размер текста:

Ургып аккан агым судай
Гомерләр узып бара.
Бармы икән ул вакытны
Туктатыга бер чара?

Ашыкма вакыт, ашыкма
Яшь гомерне кума син
Секундлары-минутларга,
Минуты-сәгәткә тиң.

Яшьлек дигән изгенең без
Кадерен белеп калыйк.
Файдага үткән гомерне
Соңыннан санап карыйк.

Ашыкма вакыт, ашыкма
Яшь гомерне кума син
Секундлары-минутларга,
Минуты-сәгәткә тиң.

Гомернең бер секунды да
Заяга үтмәс өчен,
Тырышыйк яшьлегебездә
Кызганмый бөтен көчне.

Ашыкма вакыт, ашыкма
Яшь гомерне кума син
Секундлары-минутларга,
Минуты-сәгәткә тиң.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация