19 августа 2018
Не нравится -1 Нравится

Минус Айдар Галимов - Эйтмэ син авыр суз

Текст (слова) песни Айдар Галимов - Эйтмэ син авыр суз:

Размер текста:

Беркайчан әйтмә син авыр сүз,
Бик кыска, әй кыска гомерләр.
Син — минем гомерлек юлдашым.
Син — гөлем, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

  1. Рифхат
    Отлично!!!
Регистрация